Колмәт авылында яңа ФАП эшләячәк
Хәбәрләр

Колмәт авылында яңа ФАП эшләячәк

Колмәт авылы халкы да бүгеннән яңа фельдшер-акушерлык пунктына йөреячәк.

- Авырып түгел, күбрәк профилактика өчен килегез, - диде пунктны ачу тантанасында катнашкан муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин.
Колмәтлеләр тормышы, аларның яшәеше белән электән таныш булуын билгеләп үтте чарада катнашкан район кунагы - ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Гөлнур Газизова район, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Нет комментариев