Китапханәдә – кунакта
Күтәмәледә яңа килгән газета - журналлар белән һәрдаим танышып, күзәтүләр үткәреп торалар.
Җәй - балалар өчен ял вакыты булса да, китап сөючеләр "китап дусларын " онытмыйлар.
Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала.
Авыл китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора.
Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларнын меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев