Казанда алдынгы почтальоннарны бүләкләделәр
Бүген «Татмедиа» Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында почтальоннар бәйгесенә йомгак ясадылар hәм алдынгыларны бүләкләделәр.
Нәтиҗә хат ташучыларның эшчәнлегенә карап чыгарылды. Бәйгене оештырган "ТАТМЕДИА" җәмгыяте аларның республика hәм район матбугат чараларына яздыру тыгызлыгына, узган яртыеллык белән чагыштырганда, үсеш барлыгы-юклыгына игътибар бирде. Җиңүчеләрне иң элек агентлык җитәкчесе Айдар Сәлемгәрәев тәбрикләде, республика буенча 1,2,3 урыннарны алган почтальоннарны бүләкләде.
Аннан "ТАТМЕДИА" җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыков hәр районның иң яхшы почтальонын бүләкләде hәм Диплом белән акчалата бүләк тапшырды.
- Хезмәтегез өчен рәхмәт, киләчәктә дә ярдәмләшеп, үзара аңлашып эшлик, - диделәр җитәкчеләр.
Сарман районының иң нәтиҗәле эшләүче почтальоны буларак Янурыс авылы хат ташучысы Нәфисә Миңнехуҗина танылды. Аның әлеге өлкәдә 38 еллык хезмәт тәҗрибәсе бар. Ул хезмәт күрсәтә торган җирлектә hәр хуҗалыкның икенчесе "Сарман" газетасын hәм башка төрле газета-журналлар алдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев