Казан урамында битлек кигән шәрә ир-ат йөгереп йөргән — видео
Гвардейская урамы буйлап йөргән кешене полициягә алып килгәннәр.
«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иткәнчә, шәрә ир-атны Гвардейская урамында тоткарлаганнар. Аны «Танкодром» полиция бүлегенә китергәннәр. Бу кешегә карата үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен протокол төзегәннәр.
Фото:видеодан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев