Карашайлылар хәрбиләргә токмач әзерлиләр
Хәбәрләр

Карашайлылар хәрбиләргә токмач әзерлиләр

Менә берничә көн инде Карашай Саклау авыл җирлегендә, уракка төшкәндәй, авылның уңган хуҗабикәләре өмәгә җыелалар.

Алар бүгенге көндә Украинада махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә җибәрергә йорт токмачы кисәләр.

— Әлеге токмачлар аша күңел җылыбызны юллыйбыз, безнең аларны сагынып көтүне, игътибарны белдерсен. Исән-имин йөреп кайтсыннар, без ничек тә ярдәм итәргә тырышырбыз, — ди җирлек башлыгы Вероника Хөсниева.

 


Нет комментариев