Кар быел нормадан күпкә артыграк
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, быелгы кебек карлы февраль соңгы 10 елда булмаган.
Быелгы февраль башка елдагылар белән чагыштырганда 8-10 градуска җылырак та. Кар да кирәкле нормадан күпкә югарырак. Метеорологлар әйтүе буенча, бүген 10 сантиметр кар явачак. Кыш үзенең быелгы нормасын күптән үтәде инде. Ә бит алда тагын февраль уртасы, ахыры һәм март бар. Өй кырларында берүк сак булыгыз: инде түбәләрдән кар катламнары шуып төшә башлады, озакламый боз сөңгеләре дә барлыкка килер.
Гүзәл Бикмиева язмасы һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев