Камилә республика конкурсында икенче урынга лаек булды
27 февральдә Зур Нөркәй урта мәктәбендә бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең “Хокук саклау: А дан Я га кадәр” проекты кысаларында урта мәктәпләрнең 9-11 сыйныф укучылары, техникумнарның I һәм II курс студентлары арасында Юристлар көненә багышланган традицион сочинениеләр конкурсы үткәрелгән иде. Республика күләмендә аңа районнардан 288 эш кабул ителгән. Зур Нөркәй урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камилә Гатиятуллина әлеге бәйгедә II урынны яулады. Аны зур җиңүе белән район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов һәм аның ярдәмчесе Ландыш Фатыйхова тәбрикләделәр.
- Эшләр түбәндәге критерийлар - конкурс темасына туры килү-килмәү, Россия Федерациясе законнарында кулланыла торган терминологияне белү, үз позицияңне белдерү һәм аны дәлилләү, оригинальлек һәм иҗади якын килү буенча бәяләнделәр, - диде Ринат Рәсим улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев