САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«КабакШОУ» фестивале гөрләп үтте

Бу атнада Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге «КабакШОУ» фестивале кысаларында үткәрелгән конкурсларга йомгак ясады.

Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге шоу уңаеннан моннан нәкъ бер ай элек өч — «КабакЧЫК», «Кабак пеш, авызга төш», «Кабак һәм каләм» конкурслары игълан ителгән ителде. Аларга барлыгы илледән артык эш килде. Ә бүген — 22 сентябрь көнне Сармандагы үзәк Ял паркында «КабакШОУ» фестивале — җиңүчеләрне бүләкләү һәм зурлау тантанасы үткәрелде.
Аларны һәм тамашада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Индира Сәхипова сәламләде. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге баш мөхәррире-җитәкчесе Альбина Сабирова бәйгегә йомгак ясады, җиңүчеләр, призерлар һәм иң актив катнашучыларны билгеләп үтте, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм матур мизгелләргә бик бай булды. Анда катнашучылар алып баручы Фирдания Гәрәйханова җитәкчелегендә кабак турында белгәннәрен искә төшерделәр, кызыклы уеннарда һәм сәхнәләштерелгән күренешләрдә катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйттеләр. Бәйгедә катнашучылар үзләренең шигырьләрен һәм әкиятләрен сөйләделәр, шулай ук матур җырлар яңгырады.

Җиңүчеләргә килгәндә, алар — түбәндәгеләр:

«КабакЧЫК» конкурсында:
«Иң матур композиция» номинациясендә: Айзилә Гарипова (Карашай-Саклау); Данир, Гөлназ Сәгъдәтовлар (район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасыннан); Айзат Семинеев (Янурыс авылы балалар бакчасыннан, тәрбиячесе — Фәния Мәүләвиева);
«Иң оста кабак үстерүче» — Әлфис Солтанов (Күтәмәле мәктәбе укучысы);
«Иң милли кабак» — Рузилә Шәйгалләмова (Колмәт авылы);
«Дуслык кабагы» — Илһам Исламов (район үзәгендәге «Сандугач» балалар бакчасыннан, тәрбиячесе — Гөлшат Мостафина);
«Иң кечкенә кабак» — Альфира Бакиева (Сарман авылы);
Иң зур кабак" — Рүзәл Амурский (район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасыннан, тәрбиячесе — Айгөл Амурская);
«Иң өлкән кабак үстерүче» — Клара Заһирова (Сарман авылы);
«Иң яшь кабак үстерүче» — Ясминә Мөхәммәтдинова (район үзәгендәге «Сандугач» балалар бакчасыннан, тәрбиячесе Эльза Гыйльметдинова);
«Кабак-Модель» — Зәринә Шәрифуллина (район үзәгендәге «Сандугач» балалар бакчасы); Диана Сафиуллина — Илексаз авылы;
«Иң күп кабак үстерүче» — Ралина Гәрәева (Сарайлы авылы).

«Кабак пеш, авызга төш» конкурсында:
Хәят Гыйльфанова (район үзәгендәге «Кояшкай» балалар бакчасыннан, тәрбиячеләре — Эльмира Сабитова, Гөлнара Гәрәева);
Арина, Розалия Могыйновалар (Сарман авылы);
Айзат Семинеев (Янурыс авылы балалар бакчасы, тәрбиячесе — Фәния Мәүләвиева);
Зилә Садыйкова (Җәлил поселогы).

«КабакКаләм» конкурсында:
Фәйрүзә Яхина-Хәбибуллина (Дүсем авылы);
Хәлиуллиннар (Җәлил поселогы);
Гөлинә Сәлимгәрәева (Сарман авылы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев