САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлларда сак йөрегез, дуслар

Табигатьтә начар һава торышы юк, дисәләр дә, бүгенге көн артык күңеллеләрдән түгел, дуслар.

Аяк астында - бозлавык, өстәвенә көчле җил, яңгыр сибәли. Шулай да, һәрнәрсәнең уңай якларын табарга мөмкин. Өйдәгеләргә йорт эчендәге эшләрне бетерергә җай чыкса, эштәгеләр үз вазифаларын үтәп, көннең нинди булуын артык сизмәсләр дә. Ә менә юллар төзеклеген, чисталыгын тәэмин итүчеләргә сайлау мөмкинлеге юк. Алар нинди шартларда да урамда эшлиләр. Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының техникасы да иртәдән халыкка хезмәт күрсәтә. Җәяүлеләр юлын чистартып, комлы-тозлы катнашма сибәләр алар. 
Юлларда сак булыгыз, дуслар, имгәнә күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев