САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юллар икеләтә игътибар сорый

Районда балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан “Игътибар – балалар!” операциясе дәвам итә.

Аның кысаларында Җәлил поселогында “Игътибар! Юлларда – балалар!” дигән рейд уздырылды.
Поселокның икенче мәктәбе яшь юл инспекторлары профилактика бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, яшь юл инспекторлары отряды җитәкчесе Алсу Хәмидуллина җитәкчелегендә кеше күп йөри торган Әхмәдиев урамына чыктылар.
Яшь юл инспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларга акциянең максаты турында аңлаттылар, машина йөртүчеләрне юлларда сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар. Җәяүлеләрне дә кичүләрдә игътибарлы булырга һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлардан файдаланырга өндәделәр. Аларга памяткалар һәм яктылык кайтаргыч билгеләр бүләк иттеләр. Рейдта “Шәфкать” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре дә катнаштылар, – диде бу уңайдан Алсу Ситдыйкова.
Бу чара – бүгенге көндә аеруча актуаль, чөнки, мәктәпләрдә укулар башлану сәбәпле, юлларда балалар күпләп йөри башлады. Гомумән, юл һәрвакыт ныклы игътибар һәм саклык таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев