САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Кәшердә әдәби сәгать оештырылды

Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, Иске Кәшер авыл китапханәсендә «Җилкәннәр җилләр сынала»исемле әдәби сәгать үтте.

 Китапханәче аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шагыйрьнең тормышка, яшәүгә мәхәббәт белән сугарылган, тирән эчтәлекле шигырьләре укылды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Язмыш сынавына сынмыйча, үзендә алга таба яшәргә генә түгел, җамгыятькә файдалы булу өчен дә көч тапкан бу көчле рухлы кешегә сокланмыйча мөмкин түгел. Аның иҗаты төрле җанр белән бәйле. Ул балалар өчен дә поэмалар, әкиятләр, шигырьләр иҗат итә. Композиторлар тарафыннан аның шигырьләренә язылган җырлар популярлык казана. Сезоннар буе сәхнәдән төшми торган драма әсәрләре дә яза. Проза өлкәсендә дә зур уңышларга ирешә.
Фәнис Яруллин 1978 елда — Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика бүләгенә, 1995 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, Халыклар дуслыгы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә. Аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», «Татарстанның халык шагыйре», «Баулы районының Мактаулы гражданы» исемнәре бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев