Илсур Ганиев «Физик культура һәм спорт отличнигы» билгесенә лаек булды
Районның беренче санлы спорт мәктәбенең футбол буенча тренеры Илсур Җәүдәт улы Ганиев ТР Спорт министрлыгының «Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булды.
Илсур футбол буенча тренер булып 2013 елның ахырыннан эшли. Спортчылар тәрбияләгәндә, ул, иң мөһиме дип, үз эшеңне, футболны чын күңелдән яратуны саный. Тәрбияләгән футболчыларының берсе – Сарман егете Әмир Закиров (2006 елгы) Казанда «Рубин» командасының тренировка җыеннарында тәҗрибә туплап кайтты. Хәзерге вакытта ул Ижау шәһәренең «Зенит» командасында уйный. Районның «SMR» мини-футбол буенча җыелма командасының уңышларында да Илсурның өлеше зур. Тренерның кул астында шөгыльләнүче егетләр катнашындагы команда ТР Беренчелегендә икенче урын алган, нәтиҗәдә Беренче лигага – шәһәрләр уйный торган турнирга чыккан, шулай ук Тольятти шәһәрендә «Раштуа көймәсе» («Рождественская ладья») ярышларында, Мини-футбол буенча ир-атлар командалары арасында ТР Көньяк-Көнчыгышы чемпионатында чыгыш ясаган. «Күкрәк билгесе тапшырылачагын белгәч, бераз дулкынландым. Бу – безнең уртак уңыш», - диде Илсур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев