САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илназыбызны хәрби хезмәткә озаттык

-

Хезмәттәшебез — "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге«ндә веб-редактор булып эшләгән Илназ Сәетшин бүген Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китте. «Егет кеше хезмәт итәргә тиеш, мин дә барам», — диде ул. Шундый кыю егет тәрбияләгән әти-әнисенә зур рәхмәт. Без Илназга ышанабыз, ул йөзгә кызыллык китермәс.
Хәрби комиссариат яны бүген иртә таңнан гөжләп торды. Сарманның 11, Мөслимнән 7 егетне хәрби сәфәргә озатырга якыннары, туганнары, дуслары җыелганнар иде. Үзәк хастаханә табибы Гөлшат Кушаева егетләрнең сәламәтлеген тикшереп алды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, хәрби комиссар Дашгын Гасанов булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Исән-имин йөреп кайтыгыз, егетләр. Бер ел вакыт тиз үтәр. Иң мөhиме: ил-көннәребез тыныч булсын, сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев