САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илексазлылар Вәсимә апаның иҗатын өйрәнделәр

28 октябрьдә районыбызның йөзек кашы, Татарстан язучылар берлеге члены, бүгенге көндә Сарман районы Чураш авылында гомер кичерүче Вәсимә Хәйруллинага 80 яшь.

Ул шигырьләрне 55 елга якын яза. Уй-кичерешләре, күргән-белгәне, ишеткәннәре җанында, күңелендә әйләнеп йөри-йөри дә шигырь булып дөньяга туа, ягымлы сүзләр булып ак кәгазьгә төшә, телдән-телгә, җырдан-җырга күчеп сәфәргә чыга.

 "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дигән Акмулла. Үткен фикерле булу - үзе бер мәртәбә, ә инде шуны шигырь белән әйтеп бирә белү – тагы да кыйммәтрәк сыйфат. Акыл үткенлегенең бервакытта да кыйммәте җуелмый. Аның шигырьләре дә үзләренең хикмәте белән җанга үтеп керә, дулкынландыра, тынычландыра, уйландыра. Вәсимә Хәйруллина шигырьләренең күбесен җыеп та бармаган.

"Кайчан да булса шигырь итеп бастыру уема да кермәде, үзем өчен, хисләрем ташып торганга, күңелем тулганда яздым да, соңыннан югалтканмын, – ди ул. 

Шигырьләрнең беренче җыентыгы Вәсимә Хәйруллинага 50 яшь тулганда 1992 елда дөнья күрә. "Тәгәрмәчле яңгыр” исемле, үзе әйткәнчә "коймак калынлыгында” китапчык була. Аның кешеләргә бик күп әйтер сүзләре, изге теләкләре, акыллы киңәшләре бар. Берсеннән-берсе матур шигырьләре, "коймак кадәр” генә түгел, "икмәк кадәр”, икмәк кебек файдалы һәм кадерле шигырь китапларын безгә бүләк итәсе бар.

Илексаз мәктәбе укучылары бүген Вәсимә Хәйруллина иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен ятладылар, шигырьләренә рәсемнәр төшерделәр.

“Иҗат чишмәгез саекмасын, тылсымлы шигырьләрегез, хикәяләрегез язылып торсын. Сез бик кирәкле кеше – балалар күңеленә игелеклелек орлыклары салучы, дөньяның матурлыгын аңларга, чын кеше булып  үсәргә өйрәтүче, гамьле, моңлы шагыйрә сез!”, - ди Илексазда белем алучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев