САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Илдарның абыйсы да махсус операциягә киткән

Илдар Садыйков Яр Чаллы шәһәрендә туса да, аның мәктәп еллары Мөслим районы Метрәй авылында уза.

8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул колхозда эшли башлый. Әнисе белән бергә фермада терлекләр карыйлар. Гаиләдә җиде бала булалар, барысы да хезмәт белән чыныгып үсәләр.
Әнисе Кәримә апа – тумышы белән Яхшы Каран авылыннан. Шунда күченеп кайткач, Илдар Җәлилгә торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә урнаша. Апасы янында яши. Махсус хәрби операция башлангач, ул Ватан сагына баса. Блиндажда тән ярасы алгач (ул бик каты пешә), аны госпитальгә салалар, аннан ялга кайта. Бераз савыккач, егет яңадан китә. Узган елның 31 маенда ул һәлак була.
Кәримә апаның тагын бер улы – Русланы да махсус хәрби операциягә киткән. Ана улының исән-сау әйләнеп кайтуын тели.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2024 елның 21 октябрендә дөнья күргән Указы нигезендә, махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз, үлгәннән соң, “Батырлык ордены” белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев