САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Июнь кыравы район халкының уңышына да зыян салган

Узган атнада Яхшыбай авылында яшәүчеләрдән: «Бәрәңгене кырау суккан», – дигән шомлы хәбәр килеп иреште...

Мондый яңалыкны май аенда ишетсәң дә, аптырамас идең. Тик календарьда бит инде июньнең икенче яртысы! Кырау кабакларга да тигән. Яхшыбай авылының иң тәҗрибәле кешеләренең берсе — быел, Аллаһ теләсә, 85 яшен тутырачак һәвәскәр бакчачы Анастасия Кашапова да — аптырашта.
— 1958 елның җәеннән бирле июнь уртасында кырау сукканын күргәнем булмады, — ди ул.

Район үзәгендә дә һава торышыннан зыян күрүчеләрнең моң-зарлары ишетелә. Кагыйдә буларак, түбәнрәк өлештә урнашкан урамнарда яшәүчеләр зарлана. Мисал өчен, "аръяк«та яшәүчеләр арасында: «Кабакларым әрәм булды», — диючеләр булды.

Тулырак язманы район газетасының 30 июнь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев