САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Игәнәбашта да мәчет булачак

Моннан берничә ел элек әлеге авылда да мәчет төзү өчен әзерлек эшләре башланган иде.

Илексаз авылында туып-үскән, Әлмәт шәһәрендә яшәүче Арсланов Фәүдәт Галимәрдан улы – менә шундый изге эштә башлап йөрүчеләрнең берсе. 2017 елда аның катнашында Игәнәбаш авылында Аллаһ йортына нигез салу буенча хәзерлек эшләре башлана.
- 2017 елда игәнбашлылар мәчет салу эшен башлап җибәрүдә катнашуымны сорагач, каршы килмәдем. Дөресрәге, бу изге эшнең башында башта Миргаҗәм абый Шиһапов торды. “Мин олыгайдым, син дилбегәне үз кулыңа ал инде”, - диде ул. Мәчетсез авыл – юк авыл ул, мәчет ул – авылның нигезе. Мәчет авыл халкы акчасына салына. Акчалата булдыра алмаучылар эш белән ярдәм итәләр. Аллаһка шөкер, халык арасында иманлы кешеләр күбрәк. Игәнәбаш авылы кешеләре генә түгел, башка авыллар да ярдәм итәләр, бер белмәгән кешеләр шалтыраталар, мәчет төзелешенә хәер акчасын күпләп бирүчеләр дә бар... – дип сөйли Фәүдәт абый.
Мәчет төзелешенә өлеш кертергә теләүчеләргә шуны җиткерәсе килә: район үзәкләрендәге шактый кибеткә мәчет төзелешенә сәдака салу өчен тартмалар куелган, ярдәм итәргә теләүчеләр мәчет төзелешендә катнашучылар белән дә элемтәгә керә алалар.
Язманы тулысынча “Сарман” газетасының 20 гыйнвар санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев