САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яхшыбайда авыл көне үтте

Бүген Яхшыбай авылы клубында Татарстан Республикасы көненә багышланган Авыл көне үткәрелде. Ул «Авылым кичләре» дип аталды.

Чара барышында Сагындыковлар, Гәрәевлар һәм Сираевлар гаиләләре төрле юнәлештәге мастер-класслар оештырдылар, тамашачыларны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Клуб мөдире Әлфия Сираева мастер-классларда һәм «Туган ягым – гөлләр иле» фотоконкурсында катнашучыларны, гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, авыл активистларын, якыннары махсус операциядә катнашучы авылдашларны бүләкләде. Җирле үзешчәннәр бәйрәм халкын матур җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Теләгәннәр өчен Гаилә елына һәм авыл тормышына багышланган фотозоналар эшләде, спорт уеннары оештырылды. Чара самавырда кайнаган чәй табыны артында дәвам итте – яхшыбайлылар бер-берсен тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев