Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабантуе ерактан кунаклар җыйды
-
«Кырык Чишмә» буенда Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабан туе узды. Авылдашларны, кунакларны Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева тәбрикләделәр. Чара кысаларында күркәм, тату, актив гаиләләрен котлау оештырылды. Аларга кечкенә генә бүләкләр таршырылды, матур теләкләр әйтелде.
Район үзешчәннәре, җирле талантлар җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Традиционга әверелгән спорт ярышлары, уеннар берәүне дә битараф калдырмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев