Яшь кияү-кәләшләрне Казанга җыйдылар
Хәбәрләр

Яшь кияү-кәләшләрне Казанга җыйдылар

Бүген Казанда «Чаша» Гаилә үзәгендә бәйрәм чарасы узды.

Республика районнарыннан җыелган 45 пар үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсмиләштереп, кияү-кәләшләр парадында катнаштылар. Аларны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәбрикләде, республика башлыгының котлау сүзләрен җиткерде.  Чарада катнашкан райондашларыбыз - Сарысаз Тәкермән авылы егете Булат Зарипов белән Сарман кызы Айсылу Сапарова өчен дә бүгенге көн истәлекле булып, тарихка кереп калачак.


Нет комментариев