Яр Чаллыда «Ел укытучысы» конкурсының зона этабы башланды
Кичә Яр Чаллыда «Ел укытучысы — 2026» конкурсының зона этабына старт бирелде.
Анда җиде районнан, шул исәптән Сарман районыннан да педагоглар катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фен министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән, "Татар-информ" МА.
Чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла. Катнашучыларга үз һөнәри осталыкларын күрсәтү өчен «Урок» (Дәрес) һәм «Педагогик интервью» сынауларын үтәргә туры киләчәк. Аларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты вәкилләре һәм узган еллардагы җиңүчеләрдән торган компетентлы жюри бәяли.
Конкурс ике көн дәвам итәчәк. Әлеге этапта җиңүчеләр үз районнарының намусын республика дәрәҗәсендә яклау хокукына ия булачак.
Конкурсның максаты — сәләтле педагогларга ярдәм итү, инновацион тәҗрибә уртаклашу һәм укытучы һөнәренең абруен күтәрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев