САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Һәр елны 25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә

Студент еллары – кеше тормышында иң кызыклы һәм актив чорларның берседер, мөгаен.

 Еллар узган саен да, шул вакыттагы хатирәләр, матур истәлекләр күңелдә кабат-кабат яңаралар. Мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскан кызлар-егетләр арасында нинди генә маҗаралы хәлләр булмагандыр! Көне буе лекциядә, практик дәресләрдә һәм семинарларда утырып, арып-талып кайтып та, бераз ял иткәннән соң, тагын да җанлы, кызыклы тормыш башлана.

Студент тормышы аша узганнар күңелендә әле дә матур хатирәләр сакланадыр.

Мәсгудә Шириазданова, Сарман авылы, 82 яшь:

– Без, 40тан артык бала, 1956 елда Рангазар тулы булмаган урта мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамладык. Рус теле укытучыбыз Риф Мәхмүтович (урыны җәннәттә булсын) Алабуга педагогия институтында читтән торып укый иде. Безгә Алабугага укырга барырга тәкъдим итте. Мине табарсыз, дип, адресын бирде.

Төрле маҗаралардан соң, күршем һәм сыйныфташым Наилә белән кирәкле фатирны таптык. Укытучыбыз безгә: «Менә монда – китапханә техникумы, монда – фельдшер-акушерлык мәктәбе, монда – мәдәни-агарту училищесы», – дип өйрәтте. Документларыбызны фельдшер-акушерлык мәктәбенә тапшырдык.

Безнең арттан Рангазардан тагын ике сыйныфташыбыз – Әнисә белән Рәфкать килеп кушылды. Руслар диктант язганнар. Нәтиҗәләрен чыгарып элгәннәр, «икеле»ләр шактый. Наилә: «Руслар да яза алмагач, бездән булмас. Булдыра алмаганнар, дигән сүз ишеткәнче, документларны алыйк та, «культпросвет»ка бирик», – диде. Шулай эшләдек тә. Насыйбыбыз шулай булгандыр, миңа анда уку бик ошады.

Зөлфия Исламова, Әлмәт авылы, 56 яшь:

– Студент булганыма да кырык елга якын вакыт узып киткән. Казанның инженер-төзелеш институтында укыганда, югары математикадан зачет тапшырганым истә. Шунда укытучыбыз янымда утырган студентның билетын миңа тикшерткән иде. Шуннан соң гына ул миңа билге куйды.

Тик мин анда бер генә ел укыдым, Җиңел сәнәгать техникумына күчтем. Институтка мәктәптәге математика укытучысына ачу итеп кенә кергән идем шул. Аңа үземне акыллы итеп күрсәтәсем килде. Әтием, абыйларым шушы уку йортын тәмамлаганнар иде.

Берзаман техникумда химия фәненнән имтиханны 2 гыйнварга куйдылар. Мине тынычландырдылар: «Кайгырма, аның укутычысы – бик яхшы, бөтенесе дә күчерәләр», – диделәр. Зур китап белән имтиханга кереп утырдым. Әлбәттә, мине тоттылар, куып чыгардылар. Яңадан тапшырырга туры килде. Укытучы «өчле» куймакчы иде, «Миңа «дүртле» кирәк», – дидем. Профессорның күзләре ничек шакмакланганын күрсәгез икән! Өстәмә биремнәр алып, барыбер «дүртле»гә тапшырдым. Стипендия кирәк бит!

Николай Сахуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
- Мин Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамладым, математика-информатика укытучысы белгечлеге алдым. Дөрес, студент буларак, тулай торакта яшәргә туры килмәде. Беренче елларда туганнарда торсам, аннан фатир “снимать” итеп яшәдем. Дүртенче курста, машина алып, аның белән авылга да кайтып йөрдем. Шулай да тормышның иң рәхәт, күңелле чаклары студент еллары белән бәйле. Ул вакытта акча да артык кирәкми, тормыш та ничектер җиңелрәк бара иде, акыл да керә барган чорлар. Мөстәкыйль тормыш белән яшәргә өйрәтте ул еллар. Имтиханнар вакытында бер-береңә ярдәм итешү, терәк булуны ныклап аңлыйсың. Кемнәрдер сыната, дуслык та шундый чакларда сынала. Тормыш чыныгуы алырга студент еллары бик нык ярдәм иттеләр. Укуны тәмамлагач, шәһәрдә калырга теләгән идем, әмма әти-әниләргә каршы килмәдем. Алар минем Сарманга кайтуны теләделәр. Иң беренче хезмәт урыным аграр көллият булды, шуннан тәҗрибә туплый башладым.

Гүзәл Бикмиева, веб-редактор:
- Мин Яр Чаллы шәһәрендә укытучылыкка укыдым. Тулай торакта бүлмәдә дүрт кыз яшәдек. Шул чактагы күңелле вакытлар, кичәләр, бәйрәмнәр әле дә искә төшәләр, матур хатирә булып сакланалар. Сессия вакытларында бергәләшеп әзерләнә идек, алары – үзе бер тарих. Укуны тәмамлагач та, студент елларым төшләремә кереп йөдәтте.

Кадерле студентлар, сессияләрегезне уңышлы тапшырып, зачеткаларыгыздагы бишлеләр белән мактанырга, сезнең өчен борчылып торган әти-әниләрегезне сөендерергә гел сәбәп чыгып торсын, уңыш юлдаш булсын. Сезне 25 гыйнварда бәйрәм ителә торган Бөтенроссия студентлар көне белән тәбрик итәбез! Барлык уй-хыялларыгыз чынга ашсын, максатларыгызга ирешеп, сәламәт яшәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев