Әгәр уч төбең кычытса...
Сынап карагыз әле.
Кешенең кулына, уч төбенә карап, организмдагы проблемалар турында белеп була.
Уч төбе кызыл булса, бавыр агуланган дигән сүз. Гепатит яки гепатоз булуы бар.
Уч төбе саргылт булса, бавыр яки үт куыгы авырулары (гепатит, үт куыгында таш, холангит, холецистит) булуы ихтимал.
Кулның өске ягында көрән таплар булса, үт куыгын тикшертергә кирәк.
Кул тиресе кипшесә, А һәм Д витаминнары җитми.
Куллар салкын булса, организмга никотин кислотасы җитми. Ит, балык, гөмбә, карабодай, фасоль, кәбестә ашарга кирәк.
Буыннар шартласа, кальций җитми дигән сүз.
Мәгълүматлар интернет челтәреннән алынды.
Фото :https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев