Гөлгенә ханымнан – шигъри күчтәнәч
Гөлгенә Заһит кызы Мәрдәмшина (Хәйруллина) 1956 елның 1 февралендә Актаныш районының Күҗәкә авылында укытучы гаиләсендә туа. Балалык еллары туган авылының урман-кырларында, җиләк-җимешкә бай әрәмәләрендә карлыган, бөрлегән җыеп, хуш исле болыннарында печән чабып уза. Хезмәт юлын Җәлил поселогының беренче мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шул хезмәтенә тугры булып кала.
Хезмәттәге уңышлары һәм яшьләр-студентларның XII Бөтендөнья фестивален әзерләүдәге тырыш хезмәте өчен күкрәк билгеләре беләдн бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач, 17 ел «Татнефть» «Чулпан» иминият ширкәтенең Җәлил поселогы филиалында иминият агенты булып эшли. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Шигырьләре «Туган яктан илһам алып», «Күңел чаткыларын халыкка», «Илһамлы Сарман», «Әдәби офыклар» җыентыкларында, «Миллион татар» журналында, «Хәзинә», «Сарман», Ижау шәһәренең «Яңарыш» гәҗитләрендә басылып чыга. Шигырьләре 2023 елда Әлмәт язучылар бүлегенең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган «Әдәби офыклар» җыентыгына да кертелгән.
Хәзерге көндә Сарман районының Җәлил поселогы янындагы Габдрахман авылында яши.
Үпкәләп китмәле янымнан
Үпкәләп китмәле янымнан,
Елмаеп карале күземә.
Иреннәр иреннән китмәгән,
Мәңгегә бул гына үземә.
Үпкәләп китмәле янымнан,
Назларым әле дә бетмәгән.
Күкләрдән йолдызлар чүпләрмен,
Сөюем әле дә үтмәгән.
Үпкәләп китмә һич янымнан,
Өметләр чаткысы сүнмәгән.
Кояштай балкы син йөрәктә,
Мәхәббәт әле дә үтмәгән.
Мәхәббәт ялкыны дөрләсен,
Өметләр чаткысы сүнмәсен.
Назларым кабаттан уянсын,
Китмәле янмнан үпкәләп.
Сәлам көт
Көз аенда китеп бардың да син,
Йөрәгемә сагыш иңдереп.
Аккошкаем, көтәм әле сине,
Күңелемә гөлләр үрдереп.
Тезелешеп язда кошлар кайта,
Ә мин көтәм сине сагынып.
Кошлар аша әйткән сәламеңне
Алып булмый һич тә ялынып.
Алтын көзләр җиткәч, кыр казлары
Китеп бара мине яндырып.
Сәламемне алып киттегезме,
Киттегезме юлда калдырып?
Кыр казлары әнә саубуллашып,
Сагышланып китеп баралар.
Мин дә китәр идем шул якларга,
Якын булса әгәр аралар.
Әй, бу уйлар
Дулкын-дулкын булып уйлар кага,
Бар галәмне чыга әйләнеп.
Ниләр барын, ниләр булган, диеп
Белә кебек, алдан көйләнеп.
Уйлар белән бергә хыяллар да
Үрелеп китә җиһан түренә.
Шул җиһанга барлык өметләрем
Сыйган төсле булып күренә.
Әй, бу уйлар, ак болытлар төсле,
Күк капусын биләп алалар.
Күз йомганчы, бар дөньяны гизеп,
Күңелләрне айкап алалар.
Канатларын җәеп кочып ала
Ак болытлар, хыял иле дә.
Хыялларны куып җитәр төсле
Ак болытның хыял җиле дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев