Газ үткәрүгә бер мәртәбә субсидия бирелә
Бер йорт биләмәсенә субсидия бары бер тапкыр бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 18 февралендә чыккан 137 санлы карары нигезендә, йорт биләмәсе чиге эчендә газ уздыру һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу өчен 80 мең сумнан артмаган чыгымнарга бер тапкыр субсидия биреләчәк. Аны гаилә составында Бөек Ватан сугышы ветераны, I һәм II төркем инвалидлар булганнар, инвалид бала тәрбияләгәннәр ала алачак. Субсидиягә шулай ук күп балалы, җан башына кереме 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләр дә дәгъва кыла алалар. Айга 10 мең сумнан 19 меңгә кадәр кереме булган гаиләләргә ярдәм 60 мең сумга кадәр күләмдә булачак.
Бер йорт биләмәсенә субсидия бары бер тапкыр бирелә.
Хисап ясаганда, түбәндәгеләргә тотылган чыгымнар исәпкә алына:
- җир кишәрлеге чикләре эчендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләре башкару (газ кертү һәм йорт эчендәге газ челтәрен урнаштыру),
- йорт эчендәге газ җиһазларын (һәр төрдән кимендә бер) һәм газ исәпләү приборларын сатып алу.
Бер тапкыр бирелә торган субсидияне алу өчен торак хуҗасы гаризаны, 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, даими яшәү урыны буенча урнашкан социаль яклау органнарына тапшыра ала.
Субсидияле булу өчен кирәкле документлар исемлеге:
- йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга 2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма белән төзелгән подряд килешүе;
- йорт биләмәсе чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты;
- йорт биләмәсе чикләре эчендә газ уздыру буенча башкарылган эшләр өчен түләүне раслый торган, паспортлары күчермәләре белән бергә йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алынганлыкка документлар;
- төзелеп беткән объектны кабул итү яисә тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт;
- күчемсез мөлкәтнең Бердәм дәүләт реестрында хокукы теркәлмәгән торакка хокук билгели торган документ;
- гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалыгы һәм, шәхси мәгълүматларны тапшырганда, мөрәҗәгать итүченең аларның исеменнән эш итәргә вәкаләте булуын раслый торган документлар (ирекле формада).
Гаилә кереме нигезендә субсидия алучы гариза бирүчеләргә өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар да тапшыру кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев