Гайнановлар дүртенче тапкыр әти-әни булдылар
Ринат Миңнерафак улы белән Чулпан Раиф кызы Гайнановларның 31 март көнне нәни кызлары дөньяга аваз салды.
Диля, Булат, Данил сеңелле булдылар. Районның кечкенә гражданины туу уңаеннан гаиләне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, иң матур теләкләрен җиткереп, сертификат һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова да җылы тәбрик сүзләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, ныклы гаилә бәхете теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев