Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәррәм Фәйзуллин Сарманда кызы Сания тәрбиясендә яши.
Бүген ветеранны район җитәкчелеге, яшьармиячеләр өенә барып, Җиңү бәйрәме белән котладылар, күчтәнәчләр тапшырдылар. Аграр көллият кызлары Мөхәррәм абыйга бәйрәм торты бүләк иттеләр. Район мәдәният йорты сәнгать осталары башкаруыында матур җырлар яңгырады.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Салихова да изге теләкләрен җиткерде.
Альбина Сабирова
Нет комментариев