САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын рус һәм татар телләрендә башкардылар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан уздырылган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафоныннан җөмһүриятебез халкы да читтә калмады.

Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын беренче тапкыр рус һәм татар телләрендә җырладылар. Бу җыр Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы кысаларында башкарылды.
Җырны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды. Алар Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.
Аудио- һәм видеороликны республика массакүләм мәгълүмат чараларында, #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә карап булачак. Эстафета җөмһүриятебездән Түбән Новгород өлкәсенә тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев