Елның беренче сабые да көтелә
.
Район үзәк хастаханәсеннән хәбәр итүләренчә, районда елның соңгы булып туган сабые 31 декабрьдә Яңа елга берничә сәгать кала дөньяга килгән. Бала сау-сәламәт, 3 килограмм да 80 граммлы булып туган, буе исә – 51 сантиметр. Кызчык – Сарманда яшәүче Наил һәм Ләйсән Гыйльфановлар гаиләсендә икенче бала. Без аларны икенче балалары туу белән котлыйбыз, сабыга сау-сәламәт, бәхетле бала булып үсүен телибез. Бала тудыру йортыннан әйтүләренчә, шушы көннәрдә районда быелгы елның беренче сабые туу да көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев