Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик акция “Һәр сыйныфтан – бер агач” девизы астында үтте.
Укучылар, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләр һәм мәктәп администрациясе катнашында мәктәп яны участогына 33 җимеш агачы - 9 төп груша, 24 төп алмагач утыртылган.
- Мәктәптә 32 класс-комплект булса, утыз өченче агачны мәктәп җитәкчелеге утыртты, - ди мәктәп директоры Айдар Илдаров.
Нет комментариев