Эдуард Латыйпов якташлары белән «гомеренең бер мизгелен» искә алды
Бүген район үзәгендәге «Сарман» кинотеатрында якташыбыз – Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Эдуард Латыйпов иҗатына багышланган «Гомеремнең бер мизгеле» дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Аны район үзәгендә эшләп килүче «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе оештырды.
Кичәдә якташыбызның иҗатташ дуслары – Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, Эдуард Латыйповның якыннары, «Сарман таңнары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары, якташыбызның иҗатын якын итүче райондашларыбыз, мортамаклылар, районыбызның сәнгать осталары һәм башкалар катнаштылар.
Кичәдә якташыбыз катнашында спектакльләрдән өзекләр куелды, иҗатташ дуслары аның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, Эдуард Лпатыйповның үзе башкаруында матур җырлар, үзе язган шигырьләр яңгырады. Сарманлылар шулай ук якташыбызның әнисе – гомерен мәдәнияткә багышлаган Гөлнур Латыйпованы җылы сүзләр белән искә алдылар, аның шигырьләрен укыдылар. Иң соңыннан Эдуард Латыйпов кичәдә катнашучыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев