САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ДОСААФның территориаль бүлеге укытучысы орденга лаек булды

Машина йөртергә өйрәнергә теләүчеләр, гадәттә, зуррак сыйныфларда укыганда ук, үзләрен бу өлкәдә сынап карый башлыйлар.

Хәзер мәктәпләрдә махсус автосыйныфлар да бар. Белгечләр балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә, транспорт белән идарә итү нечкәлекләренә өйрәтәләр. Сарман гимназиясенең технология укытучысы Зөфәр Ханов исә яшьләрне генә түгел, өлкәнрәкләрне дә укыта – мәктәптә дәресләр тәмамланганнан соң, ул ДОСААФның территориаль бүлегенә юл тота.
Остаз утыз елдан артык райондашларын транспорт белән идарә итәргә өйрәтә. Аның тырыш хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнде – күптән түгел Россия ДОСААФы Үзәк советы Президиумы Бюросы карары белән остазга III дәрәҗә «Казанышлар өчен» ордены тапшырдылар.
Бу турыда тулырак район газетасының 13 сентябрь саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев