“Дакар-2020” раллиенда катнашачак “КамАЗ-Мастер” командасы Согуд Гарәбстанына ТАССРның 100 еллыгы логотибы төшерелгән грузовикларда бара.
Логотип машинаның алгы панеленә ясалган. Исегезгә төшерәбез: Татарстан командасы дүрт спорт грузовигында узышачак. Ярышлар 5 январь көнне Джидда шәһәрендә башланачак һәм 17 се Киддида төгәлләнәчәк. Маршрутның озынлыгы – 7,8 мең километр. Корольлек - “Дакар”ны кабул итүче 30 нчы ил.
Нет комментариев