САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыршы, сагынып көттек без сине!

Яңа ел бәйрәмен барыбыз да яратабыз һәм көтеп алабыз.

Яшел чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы – бәйрәмнең төп кунаклары. Район үзәгендә, поселокта, авыл җирлекләрендә аларны каршы алуга әзерлек эшләре башланды инде.
19 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә Сарманда Үзәк чыршыны ачу тантанасы узачак. Урам театры чыгышы белән башланачак бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле дуслар. Шул ук көнне 15.00 сәгатьтә балалар өчен поляр әкияте куелачак.
Җәлил поселогында Үзәк чыршыны 22 декабрьдә 15.00 сәгатьтә мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта ачачаклар.
20 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә район мәдәният йортында бүгенге көндә хәрби килешү нигезендә Украинада хезмәт итүчеләрнең, мобилизацияләнгән райондашларыбызның балалары, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен район Башлыгы Елкасы үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев