САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чираттан тыш утырышта юллардагы иминлек мәсьәләләре каралды

Бүген Сарман муниципаль районында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы үткәрелде.

Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. 
Утырышта каралган төп мәсьәлә юлларда гражданнарның иминлеген тәэмин итү булды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Рәмис Сафин агымдагы елның биш ае күрсәткечләрен, юллардагы имгәнүләрне, юлларның торышын, иң күп юл-транспорт вакыйгалары була торган урыннарны анализлады. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Габидуллин җәйге каникул көннәрендә балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау максатыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова бүлекчә эшчәнлеген яктыртты. Соңыннан сүз район юлларының торышын тәэмин итү буенча юл хезмәтләре тарафыннан башкарылган эшләр турында алып барылды, биш айда башкарылган эшләргә анализ ясалды. Очрашуда шулай ук җирле әһәмияттәге юлларда авариялелек мәсьәләләре, юллардан файдалану буенча кертелгән яңалыклар турында искәртелде. Утырыш ахырында Фәндәс Әнәс улы сөйләшүгә йомгак ясады, алга бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев