САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ЧАНАФЕСТ"ның иң яхшы чаначылары белән танышыгыз

Районның оешмалары, авыл җирлекләре командалары – барлыгы утыз ике команда – төрледәнтөрле чаналар ясап, Үзәк ял паркында өелгән таудан шуып ярыштылар.

Кызыклы    чыгышлар,    дәртле    җырлар    һәм    биюләр    фестивальне    тагын    да    күңелле    иттеләр.    Кышы    нинди,    чанасы    шундый,    дигәндәй,    нинди    генә    креатив    арбалар,    тартмалар    юк    иде    анда.    Тәпән    формаласы    да,    каретасы,    хәтта    әкият    герое    Емеля    да    үзенең    миченә    “утырып”    килгән    иде. –    Бик    күңелле    чара    оештырганнар.    Чын    бәйрәмчә    монда,    -    диештеләр    ярышны    тамаша    кылырга    килгән    сарманлылар.    Фестивальнең    нигезләмәсендә    күрсәтелгәнчә,    анда    4-5    кешелек    командалар    катнаштылар.    Оешмалап    та,    җирлекләп    тә,    хәтта    фикердәшләр    дә    бергә    җыелып    
катнаша    алалар    иде.    Чана    белән    таудан    төшеп    киткәнче,    команданы    кыскача    күңелле    итеп    таныштыру    шарт    итеп    куелды.    Чараны    район    Башкарма    комитетының    яшьләр    эшләре,    спорт    һәм    туризм    бүлеге    белән    берлектә    районның    аграр    яшьләр    иҗтимагый    берләшмәсе    оештырды.    Һәр    чыгыш    үзенчәлекле,    кабатланмас    һәм    креатив    иде.    Нәтиҗәдә    “Иң    креатив    чана”    номинациясендә    җиңүче    итеп    Александровка    авыл    җирлегенең    “Мич    башында    Емеля”    командасы    танылды.    Нәкъ    менә    алар    чанасында    мунча    себеркесе    белән    чабынырга    да,    кәефләрне    күтәрерлек    итеп    шаярырга    да    мөмкин    булды.    Икенче    урынны    алган    янгын    часте    “чаначылары”    да    сынатмадылар.    Хәтта    уен    вакытында    да    үзләренең    төп    хезмәтләрен    онытмаганнар    –    сигналларын    “кабызып”,    юл    бирүне    сорадылар.    Ветеринария    берләшмәсе    командасы    карантин    “игълан    итте”.    Ни    дисәң    дә,    һәркемнең    –    үз    эше,    юнәлеше. “Иң    креатив    костюм”    номинациясендә    район    үзәк    шифаханәсенең    “читтән    килгән    кунаклары”    җиңүче    булдылар.    Алар    башка    командалардан,    чыннан    да,    аерылып    торалар    иде.    Болай    да    ак    халатлыларны    әллә    каян    танып    була.    Монда    да    үзгә    буласылары    килгән,    күрәсең.    Бүләкләү    тантанасында    баш    табиб    Айрат    Галимов,    башкаларга    караганда    да,    ныграк    сөенде    кебек.    Мортамаклыларның    “Тукбашак”    командасы    –    икенче,    мәгариф    бүлегенең    “пионерлары”    өченче    булдылар.    “Һәрвакыт    әзер!”    булганнарның    “утлы”    чанасында,    чыннан    да,    кызу    булгандыр.            Ә    менә    биек    таудан    озынрак    итеп    шуу    осталыгын    һәркем    дә    булдыра    алмый.    Җитмәсә,    чаналар    җәһәт    кенә    шуам    дип    тормадылар.    Әлбәттә,    нинди    температурада    чана-чаңгы    яхшы    шуа,    нинди    майны    кайчан    куллану    серләрен    фәкать    спортчылар    гына    яхшы    белә    шул. Сарман беренче номерлы спорт мәктәбенең “Пиратлар” командасына шуңа күрә тиңнәр булмады да инде. Аларга тамашачылар да юл биреп кенә өлгерделәр. Спортчылардан бераз гына калышып, Сарман гимназиясенең “Түбәтәй” командасы төште. Өченче булган Рангазар авыл җирлеге чаңгычыларына тамашачылар озаклап кул да чаптылар әле. Чаначылар үз командаларына нинди генә креатив исемнәр уйлап тапмаганнар?! “Борыч”, “Ләке гөлләре”, “Сандугачлар”, “Том и Джерри”, “Елки-палки”, “Фантомашки”, “Әкияттә – кунакта”, “Улет-полет”, “Карантин” һәм башкалар. Бәйрәмдә иң яшь катнашучы да билгеләнде. Җиде яшьлек Ралина Гәрәева үз чыгышында Яңа Имән, Күтәмәле, Буралы авылларын мактады, “юллар бер дә ачылмый тормый, безне хәтта бураннар да куркытмый”, дип, рэп җырлады. Петровка Завод авыл җирлегеннән килгән Нәфисә Шәяхмәтова исә соңгы тапкыр кайчан чана шуды икән? Ул, иң өлкән “чаначы” (58 яшь) буларак, бүләк алды. – Яшь барса да, күңел һаман яшь бит әле. Мөмкинлек чыккан саен, чаңгыга чыгарга тырышабыз. Оныклар белән чана да шуарга туры килә. Бәйрәм бик ошады, күңелле узды. Исән-сау булып, киләсе елда да очрашырга язсын, - диде Нәфисә апа. Бәйрәмдә катнашучыларны сәламләү, бүләкләү тантаналарында  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова фестивальнең күңелле үтүен әйтте һәм алдагы елларда да матур очрашулар теләде.

Альбина Сабирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев