САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Бүген район бик күп кунаклар кабул итә

.

Татарстан Республикасы авыллары халкының эшлекле активлыгын күтәрү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтә. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрлыклар вәкилләре, авыл хуҗалыгы өлкәсенең ведомстволары җитәкчеләре катнаша. Ундүрт муниципаль районның башлыклары, башлык урынбасарлары, авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәләре начальниклары, районнарның авыл җирлекләре башлыклары чакырулы. Кунаклар иң элек Карашай Саклау авыл җирлегендә Гөлфия Фәхразиева, Айдар Ммңнуллин,Гөлнур Мөхтәрова шәхси хуҗалыклары эшчәнлекләре белән таныштылар. Аннан Юлтимер авылында Рөстәм Гыйбадуллин крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Җитәкчеләр Сарманда Бөек Ватан сугышында hәлак булганнар истәлегенә салынган hәйкәлгә, махсус хәрби операция батырларына куелган стелага тере чәчәкләр салганнан соң, районның туган якны өйрәнү музеена керделәр. Илhам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбе янында туктап, мәшhүр җырчы бюстына да тере розалар салдылар. Ретромашиналар, балалар бакчалары, фольклор ансамбльләре чыгышлары, җирле җитештерүчеләрнең продукцияләре белән танышу мөмкинлеге дә булды. Киңәшмәнең пленар өлеше район мәдәният йортында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев