САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген өйдән чүп чыгармагыз

-

Гадәттә, 1 январьне кешеләр өйдә гаиләдә үткәрәләр. Бу көнне тынычлыкта уздыру яхшы. Яңа килгән ел уңышлы булсын өчен, кайбер сынамышларны үтәргә дә киңәш ителә. 1 январьне ялга багышлагыз. Авыр физик һәм акыл эше белән шөгыльләнмәгез. Яңа ел алды мәшәкатьләреннән соң ял итегез. Яңа елның беренче көнен эшкә багышласагыз, ел авыр эштә үтәр, дип санала. Әгәр сезнең үзегезнең бизнес бар яки сез сәүдә белән шөгыльләнәсез икән, беренче заказны бушка бирү әйбәт — ел дәвамында сезне уңыш озата барыр. Әлбәттә, беренче көнне күтәренке кәеф белән яңа киемнән уздырырырга да киңәш ителә. Бу очракта сезгә ел буе уңыш юлдаш булачак.

1 январь көнне чүп түкмәгез, бәйрәм өстәленнән соң ул шактый җыелса да. Икенчедән, бурычка бирмәгез дә, алмагыз да. Елны акчасыз үткәрүегез ихтимал. Өченчедән, бәйләү, тегү белән шөгыльләнмәгез. Бигрәк тә сәдәф такмаска киңәш ителә — иске проблемалар иске елда калсын.
Яңа еллар мөбарәк булсын, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев