Әбиләр чуагы кабат булачакмы?
Уртача җылы һава торышы илгә октябрь аенда гына әйләнеп кайтырга мөмкин.
Россиягә әбиләр чуагы килә, тик октябрьдә генә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә «360»телеканалы.
«Сентябрь аенда әбиләр чуагы булмаячак. <...> салкын һава торышы - әбиләр җәе өчен бик көчле җитешсезлек ул», – дип аңлатты белгеч. Ул бу ай башында җылы һава торышы гадәти җәйнең дәвамы булганлыгын һәм әбиләр чуагына бернинди дә катнашы юклыгын әйтте.
Башлангыч исәпләргә сылтап, Вильфанд: «< ... > беренче декадада – октябрьнең беренче яртысында температура 15 градуска кадәр күтәреләчәк аяз, коры, уртача җылы көннәр булырга мөмкин», дип хәбәр итте.
Шул ук вакытта, Россия гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе сүзләренә караганда, синоптиклар әбиләр чуагы җитүнең төгәл вакытын ул башланырга ике-өч көн кала гына билгели алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев