САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген – Халыкара студентлар көне

.

Исеме яшьлеккә, романтикага ишарә ясаса да, килеп чыгышы икенче бөтендөнья сугышы вакытында Чехословакиядәге фаҗигале хәлләр белән бәйле аның. Аңа 1941 елда фашизмга каршы көрәшүче илләр студентларының Лондонда үткән халыкара очрашуында нигез салына. Бәйрәм үзе 1946 елдан билгеләп үтелә һәм чех студент-патриотларына багышлана. 1939 елның 28 октябрендә Прага шәһәрендә Чехословакия дәүләте төзелүгә бер ел тулу уңаеннан студентлар һәм аларның укытучылары демонстрациягә чыгалар. Нацист-оккупантлар аларны куа башлагач, бер студент атып үтерелә. 15 ноябрьдә үткәрелгән җирләү чарасы протест акциясенә әверелә. Ә ике көннән соң 1,2 мең студент кулга алына һәм концентрацион лагерьга озатыла. Аларныэ 9 ын судсыз җәзалыйлар, чех вузларын Гитлер боерыгы буенча ябалар. Ел саен Халыкара студентлар көнен үткәрү турындагы карар 1946 елда 17 ноябрьдә Прагада үткәрелгән Бөтендөнья студентлар конгрессында кабул ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев