«Без бергә!» , дип исемләнгән хәйрия концертлары дәвам итә
24 январь көнне Ләшәу-Тамак авылы мәдәният йорты белән берлектә, Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге ,»Дуслык» ансамбле чираттагы хәйрия концертын оештырдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, мәдәният йорты директоры Илсөяр Калимуллинаның тырышлыклары нәтиҗәсендә, районыбызның махсус хәрби операциядәге егетләренә ярдәм җыелды.
- Бу концертта, авылдашлары белән беррәттән, читтә яшәүче авылдашлары да, мондый изге эшкә битараф булмыйча, үзләреннән өлеш кертеп, акчалата ярдәм иттеләр. ,,Тамчыдан күл җыела", диләр. Куйган хезмәтләрегез юкка булмасын. Җиңү яулап, егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде! Бергә булганда гына, барлык авырлыкларны җиңеп була! Кулдан килгән ярдәмнәребезне кызганмыйк! - диде Җәлилнең тынгы белмәс сәнгать остасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев