Балтамак авылы мәчетенә нигез салынды
15 июль көнне Балтамакта авыл бәйрәме үткәрелде.
Аның кысаларында авыл мәчетенә нигез салынды. Чарада катнашучыларны иң элек Сарман районы мөхтәсибәте мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков сәламләде, изге эшкә фатихасын бирде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, чыгышы белән Балтамак авылыннан булган Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да салыначак нигезнең — бәрәкәтле, киләчәктә мәчетнең халыклы булуын теләделәр. Аннан мәчет төзеләчәк урынга беренче казыкларны беркеттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев