САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Балтач кызы Әлмәттә 95 яшен үткәрде

Галимова Рәшидә Галимулла кызына бүген 95 яшь тулды.

Бүгенге көндә Әлмәт авылында гомер итүче Балтач районы Шода авылы кызы 1956 елда Габделбарый исемле егеткә кияүгә чыга, һәм гаилә Сарман районында төпләнеп кала. Килен авылда сыер савучы булып эшли, ә гаилә башлыгы терлекчелектә хезмәт куя. 2 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Рәшидә апа бүгенге көндә авылда улы Сәүбән белән яши. Ветеранга социаль хезмәткәр беркеткәннәр. Үз эшен ихластан, яратып башкаручы Резедә Хәйбрахманова аны бик нык тәрбияли. Юбилее көнендә Рәшидә апаны үз йортына кунакка чакырып хөрмәтләде. Юбилярны олуг бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Ләйсән Вагыйзова, үзәк белгече Айгөл Хәйруллина, Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов та юбилярга сихәт гомер, киләчәктә дә кадер-хөрмәт теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев