Авылдагыларга өстәмә акча бар
2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче пенсионерларга 1300 сум күләмендә акча өстәлеп килә.
Әлеге яңалык агымдагы ел башыннан үз көченә кергән пенсия законнарына төзәтмәләр кертүдә каралган.
Ләкин аның тагын бер мәҗбүри шарты бар. Өстәмә акча авыл хуҗалыгы өлкәсендә билгеле бер һөнәрләр исемлегенә кергән һөнәр иясе булган һәм бу өлкәдә 30 елдан да кимрәк эшләмәгән, шулай ук пенсия алган чорда авыл җирлегендә яшәвен дәвам иткән гражданнар өчен генә каралган.
- Әгәр сез авылда 30 ел яшәп, мисал өчен, балалар бакчасында яки башка җирләрдә эшләгән булсагыз, без бу периодны авыл хуҗалыгы стажына кертә алмыйбыз,- дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Әлмәт шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе Фая Якупова.
Хәзер Пенсия фондында әлеге пенсияләрне яңадан исәпләү буенча эш алып барыла. Һәрбер пенсионер Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, тиешле түләү хокукын раслаучы документларын тапшыра ала.
Чыганак:http://almet-rt.ru/news/mgyyat/avyldagylarga-stm-bar
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев