САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Август аенда һава торышы нинди булыр?

Казанда август ае температура (+18,3 градуска якын) һәм явым-төшемнәр (54 миллиметр тирәсе) буенча климатик нормага якын булыр дип фаразлана.

Бу хакта югары уку йортының мәгълүмат үзәге КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Тимур Әүһәдиевкә сылтама белән хәбәр хәбәр итә.

«Җылы августка ияләшеп киләбез. 2010 елдан алып бу айда температура нормадан бары тик өч тапкыр – 2015, 2019 һәм 2020 елларда гына артмады», - диде ул.

Шул ук вакытта, ул июльнең соңгы көннәрендә һава торышы фаразына төгәллек кертеләчәген искәртте. Августның якындагы декадасында уртача тәүлеклек температура +21 градус тирәсе булыр дип көтелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar/news/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы