САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Амалияне 1 сыйныфка озаттык

Беренче сыйныфка укырга керүче кызлар һәм малайлар мәктәпкә баруны сагынып көтеп алдылар. Алар өчен 1 сентябрь аеруча кызыклы.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү, яңа танышлар – укытучылар, укучылар – барысы да кызыктыра. Матур портфель асып, чәчәк бәйләмнәре тотып, урам буйлап атлаучы шат йөзле нәниләрне күрү ничек сокландыра.

Без дә, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе кысаларында хезмәттәшебез – смм-белгеч Алсу Бормотинаның кызы Амалияне беренче сыйныфка әзерләдек. Уку кирәк-яраклары тутырылган акыллы ябалак рәсеме төшерелгән матур портфель алдык та, Амалиянең үзен матбугат үзәгенә кунакка чакырдык.

- Миңа 19 августта 7 яшь тулды. Укырга бик тә барасым килә. “Лилия” балалар бакчасына йөрдем. Тәрбиячеләребез Кадрия Дамировна, Гөлназ Рәисовна безне хәреф танырга, санарга, матур итеп рәсем ясарга, язарга өйрәттеләр. Гөлшат апа белән биергә дә өйрәндек, - диде Амалия.

Сыйныф җитәкчеләре булачак Гөлнара Әкмал кызы Һадиуллина белән алдан танышырга өлгергәннәр укучылар, чөнки бергәләп Белем бәйрәменә шигырьләр өйрәнгәннәр.

- Миңа мәктәп тә, укытучыбыз да бик ошады. “5”легә генә укырга сүз бирәм, тырышачакмын, - диде Амалия.

Гаиләләрендә иң кечкенәсе һәм иркәсе булса да, Амалия абыйлары Вилдан белән Вәлиханнан бер дә калышмый: әнисенә өй эшләрендә ярдәм итә, әбиләренең икесен дә тигез ярата. Песиләрен, этләрен тәрбияләү дә нәни кызчык җаваплылыгына куелган.

Без Амалиянең тырышып укуын, сәламәт һәм максатчан булуын телибез.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев