Алты райондашыбыз «Батырлык ордены» белән бүләкләнде
Бүген Илhам Шакиров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә махсус хәрби операциядә hәм Әфганстанда уллары hәм якыннары вафат булганнарны хөрмәтләделәр.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондаш егетләребезнең батырлыгы мәңгелек булуын әйтте, әниләренә, гаиләләренә сабырлык теләде. Сарман егетләре Альберт Гәрәйшин, Динар Әхмәтшин, Рөстәм Ногманов, Җәлилдән Радик Миңнекәев, Илдар Садыков, Рангазардан Рөстәм Ганиуллин ил сагында батырларча hәлак булганнар. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә алар үлгәннән соң "Батырлык ордены" белән бүләкләнделәр. Әлеге дәүләт бүләкләрен Фәрит Мөнәвир улы геройларның якыннарына тапшырды. Чара чәй өстәле артында узды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова да хөрмәт hәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев