САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алмаз республикада – беренче

25-26 июнь көннәрендә Байлар Сабасы поселогында картинг буенча республика беренчелеге үткәрелде.

Анда республиканың барлык шәһәр һәм районнары спортчылары катнашты. Ә районыбыз данын 13 картингчы яклады һәм алар уңышлы чыгыш ясадылар. Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алмаз Мәхмүтов аеруча югары нәтиҗә күрсәтте – ул “125-Б” классында узышып, I урын яулады. “Стриж” классында Сарман гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Әмир Солтанов – II, 8 сыйныф укучысы Ислам Вагыйзов – III, Сарман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рубин Илһаметдинов IV урыннарны яулый алдылар. Әмир Солтанов “Пилот” классында да уңышка иреште – III урынга лаек булды. Сарман гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Илнар Хәсәнов – VI урында. Башка спортчыларыбыз да яхшы гына күрсәткечләргә ирештеләр. Сарман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Лиана Габдрахманова “Хонда GX-270” классында – IV, Сарман гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Арина Гарипова “125-Б” классында – V, Сарман урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Гүзәл Хәмидуллина “Хонда GX-200” классында VII урынны яуладылар. Сарман гимназиясенең 4 сыйныфыннан Роберт Илһаметдинов һәм 3 сыйныфыннан Илназ Вәлиәхмәтов – “Хонда Gх-200” классында, шул ук гимназиядән 8 сыйныф укучысы Рүзәл Хәмидуллин “125-А” классында әйбәт кенә чыгыш ясадылар. “Восход” классында узышучы зуррак пилотларыбыз Руслан Харрасов – VII, Айрат Фәрхетдинов VIII урынны алдылар. Гомуми команда зачетында Сарманның “Ялкын” командасы мактаулы II урынны яулады. Ә җиңү Байлар Сабасының “Торнадо-2” командасына елмайды. III урында исә – Казан шәһәренең “МАК-Титан” командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев