САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлилдә Соббух Рәфыйков белән Гөлшат Зәйнәшеваны искә алдылар

Күркәм гадәткә әверелгән иҗади очрашулар Җәлил икенче санлы урта мәктәбендә быел да оештырылды.

Бу юлы республикакүләм укулар якташларыбыз Соббух Рәфыйковның тууына – 110, Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 95 ел тулуга багышланган иде. Ул “Әдәби туган як” исеме астында үткәрелде. Аны әзерләүдә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина күп көч куйган. Әдәби конференциядә катнашырга республиканың төрле районнарыннан 300дән артык гариза кергән. Бүген сайлап алу турыннан узганнары үз эшләрен махсус комиссияләр әгъзалары алдында якладылар, һәм җиңүчеләр билгеләнде. Җиде секция эшендә, төркемнәргә бүленеп, күренекле фән эшлеклеләре, тел белгечләре, әдәбият өлкәсендә хезмәт куйган олпат шәхесләр катнаштылар. Чакырылган кунаклар арасында якташыбыз – академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнеголов, профессор, филология фәннәре кандидаты Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, Әлмәт шәһәренең “Ак калфак” иҗтимагый берләшмәсе әгъзасы Гөлия Җамалиева һәм башкалар бар иде. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова, икенче мәктәп директоры Альбина Гарипова сәламләделәр. Соңыннан конференция җиңүчеләре һәм призерларына Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев