САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Җәлилдә бәйрәм парады үткәрелде

Кичә, 1 Май көнне Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Җәлил поселогында митинг һәм бәйрәм чаралары үткәрелде.

Халыкны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов һәм башкалар тәбрикләделәр. Шушында ук поселокка нигез салучы Галимҗан Әхмәдиев истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салынды.
«Җәлилнефть» идарәсе, поселоктагы барлык оешма һәм учреждениеләр коллективлары хезмәтчәннәре, ветераннар бәйрәм парадында катнаштылар. Төрле төстәге шарлар, матур итеп язылган лозунг һәм транспарантлар, чәчәк бәйләмнәре бәйрәмгә матур ямь өстәделәр. Велосипедчылар парады да аның күркәм бер өлеше булды. Бәйрәм спорт ярышлары, эстафета, иҗат конкурслары, концерт программасы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев